Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын кешеләре!
Зирәклек һәм игелек бәйрәме – Халыкара өлкәннәр көне белән ихлас күңелдән котлаулар кабул итегез! Бу бәйрәм – шәһәребез үсешенә керткән өлешегез, күпьеллык намуслы хезмәтегез, яшьләр белән юмарт уртаклашкан тормыш тәҗрибәгез өчен сезгә иң җылы рәхмәт сүзләрен белдерү өчен менә дигән мөмкинлек. Сез әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм тугры ярдәмчеләр. Сезнең белемегез һәм бай тәҗрибәгез хәзерге заман шартларында аеруча кадерле, чөнки яшьләрнең теләге белән бергә өлкәннәрнең тормыш зирәклеге кирәк.
Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын бәхетле гомер, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мәхәббәтен һәм игътибарын телим!
Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов