"Ялкын" яшьләр үзәге хәбәр итә

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

27 сентябрьдә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләргә социаль-педагогик һәм психологик ярдәм күрсәтү комплекслы программасы кысаларында Юртау авылы клубы базасында "Ялкын "яшьләр үзәге белгечләре "Алкоголь, тәмәке һәм наркотиклар – сәламәтлекнең төп дошманнары "дигән темага түгәрәк өстәл уздырганнар.

Чара барышында сәламәтлек темасына әңгәмә уздырылды; «алкогольсез тормыш. Спиртлы эчемлекләрнең зыяны», «тәмәке тартуның зыяны турында», «наркотиклар ничек эшли»; «шатлыклар коллажы» күнегүләре, «мин юк «дип әйтәм»ситуациясе уены.

Яшьләргә юнәлдерелгән төп профилактик чара-сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International