«Пенсияләрне билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 03.10.2018 №350-ФЗ Федераль закон озак хезмәт стажы булган гражданнарга вакытыннан алда пенсиягә хокук кертә. 2019 елдан лаеклы ялга 42 яше тулган ир-атлар өчен (ләкин 60 яшькә кадәр түгел), 37 яше тулган хатын-кызлар өчен (ләкин 55 яшькә кадәр түгел) ике елга иртәрәк чыгарга мөмкин.
Иң мөһиме-вакытыннан алда пенсияне билгеләү өчен озак вакытка исәпләнгән стаж белән бәйле бары иминият стажы гына исәпкә алына, асылда – хезмәт эшчәнлеге. Армиядә хезмәт итү, бала карау отпускы, эшсезлек буенча пособие алу, картлар һәм инвалидларны карау һәм башкалар кебек иминиятсез чорларга мондый стажга кертелмиләр.
Бүгенге көндә эшләгән стажны гражданинның шәхси кабинетында РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында тикшерергә мөмкин. Шулай ук Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә һәм күп функцияле үзәкләрдә дә стаж турында белешмәләрне үз эченә алган шәхси счеттан өземтә алырга мөмкин. Әгәр шәхси счет мәгълүматларында нинди дә булса эш вакыты исәпкә алынмаган булса, раслаучы документларны пенсия билгеләгәндә исәпкә алу өчен Пенсия фондына бирергә кирәк.