Хөрмәтле Минзәлә халкы һәм кунаклары!
Сезне 1 октябрь, шимбә көнне, Октябрь мәйданында 8.00 сәгатьтән өлкәннәр көненә багышланган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз. Ул Көзге муллык көннәрендә оештырыла, шуңа күрә агрофирмалар, хуҗалыклар, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, фермерлар, мәгариф оешмалары үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Район халкы ит, сөт продукциясе, ярма, ашлык, он, бал, яшелчәләр, бәрәңге һ.б. сатып ала алачак. Шулай ук район мәдәният сараеның иҗат коллективлары үзләренең бәйрәм программасын тәкъдим итәчәкләр.
Белешмәләр өчен Телефон 3-21-30.
Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!