Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен 95 яшьлеге белән котладылар

2022 елның 25 сентябре, якшәмбе

Югары Тәкермән авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Биҗанова Мәхмүдә Дияр кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә💐
Мәхмүдә Дияр кызы 1927 елның 25 сентябрендә Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туа. 
14 яшеннән колхозда эшли башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы төрле эшче була. 
Мәхмүдә Дияр кызының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары күп. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Мөхмүдә Дияр кызының 6 оныгы, 12 оныкчыгы бар. 
Хөрмәтле Мәхмүдә Дияровна! 
Без сезнең буыныгыз – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем уртак җиңүгә үзеннән-үзе бәяләп бетергесез өлеш кертте. Бу батырлык гасырларда калачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлак, бурычка тугрылыклы булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы 

Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International