Бүген, 2022 елның 23 сентябрендә, районның балалар мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре өчен «мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган як тарихы белән таныштыру методикасы» квалификация күтәрү курслары тәмамланды.
Әлеге курсларны ТР Минзәлә муниципаль районының «Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте» һәм «туган якны өйрәнү музее» МБУК оештыра. Курслар укытучысы - туган якны өйрәнү музее директоры Карамова Каиса Александровна.
Исегезгә төшерәбез, әлеге курслар район башлыгы А.Ф. Сәлахов инициативасы белән, ТР Минзәлә муниципаль районының тәрбия һәм мәгариф программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.