Игенчелектә фәнни якын килү, агротехник чараларны вакытында һәм сыйфатлы үткәрү, механизаторларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә безнең амбарларга 200 мең тоннадан артык ашлык кертелде.
Тулаем ашлык җитештерү буенча (200 417 тонна) район игенчеләре, Тәтеш, Буа, Арча, Мөслим районнары игенчеләреннән калышып, республикада бишенче урында тора. Районда иң зур тулай җыем "Минзәлә таңнары" агрофирмасының "Кадрәк" җитештерү комплексында алынган, анда 47 605 тонна ашлык җыелган. "Калморза" хуҗалыгында – 33 890, "Август" компаниясенең "Минзәлә" ОСП хуҗалыгында – 32771, "Камский Бекон" ҖЧҖ – 21059, "Илнур" КФХ-14129 тонна ашлык җыеп алынган.
2008 елда да район игенчеләре 30 августка 200 мең тонна ашлык җыйдылар, шул ук елны гектарның көче 41,2 центнер тәшкил итте. Ә быел район буенча уртача уңыш гектарыннан 46,1 центнер тәшкил итә. Иң югары уңышны "Август" компаниясенең "Минзәлә" ОСП хуҗалыгыннан алды, анда бөртеклеләр уңышы гектардан 55,7 центнер тәшкил итте. Һәр гектардан уңыш буенча 54,2 центнер булган "Калморза" хуҗалыгы игенчеләре дә артта калмый.
Район игенчеләре бер гектардан уртача уңыш буенча республикада икенче урында. Һәр гектардан иң югары уңыш буенча безнең район Тәтеш районы игенчеләреннән генә калыша. Игенчеләребезгә алдагы елларда да мул уңыш үстерүләрен телибез.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив белешмәләреннән күренгәнчә, барлыгы 43 468 гектар суктырылган, бу планга карата 99 процент тәшкил итә. Тагын 449 гектар җыясы калды.