Минзәлә районында тулай җыем 198 мең тоннадан артык булды

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив белешмәләреннән күренгәнчә, барлыгы 42905 гектар суктырылган.

Һәр гектардан уртача уңыш 46,2 центнер тәшкил итә. Урып-җыю эшләре 97,7 процентка тәмамланган. Амбарларга барлыгы 198163,7 тонна ашлык китерелгән. Кичә район басуларында 38 комбайн эшләде. "Минзәлә таңнары" агрофирмасының "Кадрәк" җитештерү комплексында - 134 гектар язгы бодай, 383 гектар арпа," Туган як" агрофирмасында 180 гектар язгы бодай суктырырга кирәк. Район буенча 1704 гектарда рапс җыярга кирәк.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-raione-valovoi-sbor-sostavil-bolee-198-tys-tonn

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International