Минзәләдә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг узды

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышы башланган көн ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калды.

1941 елның 22 июне иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Әлеге дата Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә.

Җиңү паркына митингка җыелган минзәләлеләр фашист лагерьларында ятып калган һәм тылда вафат булган сугышчыларны искә алдылар. Район җитәкчеләре, балалар һәм интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр алдында чыгыш ясап,  район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев һәм район хәрби комиссары Сергей Владимиров үз гомерләрен аямыйча изге бурычларын башкарган, Ватаныбызны саклаган олуг хөрмәткә лаек ветераннарыбыз батырлыгын патриотизм үрнәге итеп китерделәр.

–Әлеге сугыш китергән корбаннарның бүгенге көнгә кадәр төгәл саны юк. 22 июнь көнне Бөек Ватан сугышы башлана, ә 24 июнь көнне инде беренче 30 минзәләле фронтка алына. Бу безнең бабайларыбызның Ватанны ничек көчле яратуларының, аның өчен ни рәвешле көрәшергә әзер булуының бер дәлиле булып тора, – диде хәрби комиссар.

Сугыш корбаннары бер минут тынлык белән искә алынды. Оешма җитәкчеләре һәйкәлгә чәчәкләр салды, яшь армиячеләр «Хәтер шәме» акциясенә кушылып, шәм кабызды.

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzld-khter-m-kaygy-kne-uaennan-miting-uzdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International