22 июнь көнне бөтен Россия буенча «Бер минут тынлык " акциясе узды.
Вакыт очраклы гына сайланмаган – 1941 елның 12: 15 сендә Советлар Союзы Хөкүмәтенең фашистлар Германиясенә һөҗүм итү турында хәбәре яңгырый. Бу вакытта акциягә Минзәлә шәһәренең үзәк район хастаханәсе дә кушылды. Медицина хезмәткәрләре урамга чыктылар һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.