Минзәләлеләр «ЭКОяз 2022»Республика экологик конкурсында җиңүчеләр булдылар

2022 елның 21 июне, сишәмбе

2022 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә «ЭКОЯЗ 2022»конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

Бәйге ике этапта үткәрелде. Беренче этап, район этабы 2022 елның 1 апреленнән 13 маена кадәр узды. Икенче этап-республика этабы 2022 елның 14 маеннан 31 маена кадәр узды. Чараның максаты-халыкны табигать саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, иҗтимагый экологик инициативаларны һәм актив гражданнарны ачыклау, үсеп килүче буында чиста республикада яшәргә һәм эшләргә омтылыш тәрбияләү.

«Эко-мәктәп» номинациясендә диплом һәм кыйммәтле бүләк белән 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе бүләкләнде. «ЭКОСАД» номинациясендә 7 нче номерлы «Каенкай «балалар бакчасы танылды. Ә Зыязиевлар гаиләсе «ЭКОСЕМЬЯ»номинациясендә җиңде. Ир белән хатынның ике кызы бар, алар балачактан ук табигатькә мәхәббәт һәм әйләнә-тирә мохит турында кайгыртучанлык тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International