Иң мөһим бурыч – социаль учреждениеләрнең сыйфатын бәйсез бәяләү системасын булдыру. Бу механизм аларны финанслауны эш нәтиҗәләре белән бәйләргә, димәк, бюджет челтәрен нәтиҗәле оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү мондый гомуми критерийлар буенча хезмәт күрсәтү шартларын бәяләүне күздә тота:
социаль хезмәт күрсәтүне оештыру турында мәгълүматның ачыклыгы һәм аны һәркем алырлык булуы;
социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары уңайлыгы һәм аларны алу мөмкинлеге;
социаль хезмәт күрсәтүне көтү вакыты;
социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләренең ихтирамлылыгы, әдәплелеге, компетентлыгы;
хезмәт күрсәтү сыйфаты белән канәгать булу.
Хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү елга бер тапкыр ешлыкта, ким дигәндә, өч елга бер тапкыр уздырыла. Ютазы муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге учреждениеләре тарафыннан зур эш башкарылды. Халык арасында сораштыру үткәрелде, аның максаты - гомуми белем бирү, мәктәпкәчә, спорт һәм мәдәни-ял учреждениеләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү һәм шуның белән бергә халык фикерен ачыклау.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре белән сез www.bus.gov.ru (дәүләт оешмалары һәм аларның эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштыру өчен портал) сайтында таныша аласыз.