«Ялкын» яшьләр үзәгендә Минзәлә муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды.

2022 елның 31 мае, сишәмбе

30 май көнне «Ялкын» яшьләр үзәгендә Минзәлә муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды.

Утырыш барышында мәгариф, спорт, яшьләр, балаларның җәйге ял итү урыннарының террорчылыкка каршы якланышы торышын камилләштерү, шулай ук Минзәлә муниципаль районы территориясендә «Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек һәм аны уздыру чорында халыкның иминлеген тәэмин итү чаралары турында мәсьәләләр каралды.

Район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев комиссиянең 2022 елның 1 яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясады һәм 2022 елның 2 яртыеллыгына бурычлар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International