Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Май аенда "Демография" милли проекты кысаларында Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлнара Титова өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йорт белгечләре белән «тернәкләндерү һәм карау мәктәбе»буенча укулар башлап җибәрде.

Агымдагы елның апрель аенда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге тарафыннан оештырылган әлеге тема буенча квалификация күтәрү курслары нәтиҗәсендә мөмкин булды.  Укуларын узган социаль яклау учреждениеләре белгечләре тиешле сертификатлар алдылар һәм авыру кешеләрне караган башка затларга тәҗрибә тапшыру хокукына ия булдылар. 

 «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә» алган белемнәр һәм күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы затларга аларга тулы канлы тормыш өчен тиешле шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.`

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International