2022 елның 27 маенда Казан шәһәренең «Олимп» КАИда пенсионерлар арасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган XII «Өченче яшь» республика спартакиадасы узды. Минзәлә районын «Россия Пенсионерлар берлеге» җирле бүлекчәсе әгъзаларыннан торган команда тәкъдим итте: команда капитаны Григорьева Фәния Баян кызы, Камалов Әнвәр Мөнәвир улы, Нәҗмиева Рәмзия Таһир кызы, Нәҗмиев Радик Мирзаянович, Мөсавирова Зөлфия Рафаяз кызы, Гәрәев Хәниф Габдулла улы, Шәймәрданов Ринат Хантимер улы, Кукаркин Михаил Александр улы, Мурзакаева Венера Исмәгыйль кызы, Горбунова Людмила Александр кызы, Мөбәрәкшин Рафис Җиһанша улы. Команданың иң өлкән катнашучысы Гәрәевка Х. Г.9 май көнне 75 яшь тулды.
Катнашучылар дартс, пуля белән ату, өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика, эстафета буенча ярыштылар. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең катнашучылар призлы урыннар яуладылар: Григорьева Фәния Баян кызы – өстәл теннисы буенча – 2 урын, Мусавирова Зөлфия Рафаяз кызы – йөзү буенча 2 урын, Гәрәев Хәниф Габдулла улы – җиңел атлетика буенча 2 урын, Нәҗмиева Рәмзия Таһир кызы-җиңел атлетика буенча 3 урын. Һәм гомумкоманда нәтиҗәләре буенча безнең команда 5 нче урынны яулады!
Безнең спортчыларга нык сәламәтлек, актив озын гомер телибез! Афәрин, шулай тотарга!!!
Спорт объектлары җитәкчеләре Хизбуллин Ф.Г., Харисова Ч.Р., Гилемов Ф. Ф., Сафиуллин И. А., Гыйләҗетдинова Х. Х. һәм ярышларга әзерләнүдә һәм оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары БикееваН. Г. рәхмәт белдерәбез.




