Ел саен, 27 майда, китапханәчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, ул рәсми рәвештә китапханәләр көне дип атала. Китапханәләр җәмгыять тормышында, тарихында һәм мәдәниятендә бәяләп бетергесез роль уйный.
Бүгенге көндә бөтен Россия буенча 150 меңнән артык китапханә исәпләнә. Шуларның берсе-гасырлык тарихы булган Үзәк китапханә. 27 май көнне Муса Җәлил исемендәге паркта Бөтенроссия Китапханәләр көненә һәм китапханәбезнең 125 еллыгына багышланган "Китапханә-әдәби хәзинәләр утравы", "китапларда гыйбадәтханә бар" дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә узды.
Сәламләү сүзе белән район Башкарма комитетының "Мәдәният бүлеге" МКУ җитәкчесе Рәзилә Галиева, җирлекара үзәк китапханә директоры Резеда Ягафәрова чыгыш ясадылар. Иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды: Билалова И. М., Яббарова А. З., Гатиятова О. Н., Кукаркина Н. В., Вилданов Д. В.