«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 29 майда Татарстан Республикасында куркыныч метеорологик күренешләр көтелми:
Консультация-кисәтү
2022 елның 28 маенда 21 сәгатьтән 29 май 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренеш интенсивлыгы турында.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 29 маенда төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр, көндез 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
1Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2022 елның 29 маена фаразы:
Аязучан болытлы һава. Яңгыр, көндез урыны белән яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 м, урыны белән көчәйгәндә 15 м/с га кадәр, көндез 15-20 м/с. минималь һава температурасы төнлә +7..+12˚. Көндез максималь һава температурасы +16..+21˚.