Бүген "Ялкын" яшьләр үзәгендә 14 яше тулган гражданнарга Россия Федерациясе гражданы паспортларын тапшыру тантанасы узды. Паспорт тапшыру-ул яшьләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга.
Котлау сүзләре һәм паспортлар тапшыру өчен Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Титов, Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары, Минзәлә шәһәре депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Роза Салдаева чыгыш ясадылар.
Тантаналы рәвештә балалар тарафыннан әйтелгән антлар яңгырады.
.jpg)
.jpg)