Минзәлә районы делегациясе Мөслимдә узган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе узды. Семинарда 300 дән артык кеше - район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың 14 районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты. Район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендәге Минзәлә районы делегациясе семинарда катнашты.

Семинар-киңәшмә кысаларында түгәрәк өстәлләр узды, аларда авыл җирлеге өчен актуаль булган җирле үзидарә мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

Киңәшмә ел саен үткәрелә торган «иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе»номинацияләре буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова "Татарстан Республикасы АПКсында хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы"номинациясендә республика конкурсында җиңүче Дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International