«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 25 майда Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 25 һәм 26 маенда төнлә һәм иртән урыны белән туфракта -1гә кадәр туңдыру көтелә.
Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2022 елның 25 маена фаразы:
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы +1 с..+6, туфракта урыны белән -1. Һаваның максималь температурасы көндез +10..+16˚.