Минзәлә шәһәре гимназиясен тәмамлаучылар кызыл келәмнән уздылар

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Бүген гимназиядә 8 унберенче сыйныф укучылары һәм 25 тугызынчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.  Якты аяз күк, җылы кояш, балалар һәм ата-аналар кәефе, креатив сценарий, заманча җырлар һәм дәртле биюләр һәм, әлбәттә инде, шатлыклы һәм шул ук вакытта бәйрәмнең төп геройлары – чыгарылыш сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләренең бераз моңсу йөзләре-Соңгы кыңгырау бәйрәменең иң күңелле мизгелләре булды.  11 нче сыйныфны тәмамлаучыларны ачык һавада, автомобильдә үткән тантаналы линейкага алып килделәр, ә соңыннан аларның һәркайсын кызыл келәм буенча үткәрделәр. Шулай итеп, бәйрәмгә 9 нчы сыйныф укучылары да чыкты.  Чыгарылыш сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котларга район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, район җитәкчелеге вәкилләре, чыгарылыш сыйныф укучыларының беренче укытучылары, әти-әниләре килгән иде.  

Айдар Салахов, район башлыгы:  

- Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын көтеп алынган бәйрәм белән котлыйм. Җиде ел элек, 2015 елда, бинаны ныклап төзекләндерделәр һәм гимназия буларак ачтылар. Бу уку йортын белемле, тәрбияле балалар тәмамлый. Районда һәм шәһәрдә үсеп килүче буын уңайлы шартларда белем алсын өчен мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү эшләре дәвам итә. Алда торган имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, сайлаган һөнәр буенча белем алуларын, илнең һәм районның лаеклы гражданнары буларак танылуын телим.

Азат Хамаев бәйрәмгә буш кул белән килмәгән. Ул укучыларга теләкләрен җиткергәннән соң, уку йортына спорт туплары бүләк итте.

Чыгарылыш сыйныф укучылары хушлашу шигырьләрен башкардылар, җырлар җырладылар, тантаналы линейкага җыелган укучылар, укытучылар һәм ата-аналар алдында биеделәр. Беренче укытучылар да, ата-аналар да аларга бик матур теләкләрен җиткерделәр.

Тантаналы линейка ахырында яңгыраган соңгы кыңгырау чыгарылыш сыйныф укучылары өчен якты һәм бәхетле киләчәккә чакыру булсын иде. Хәерле сәгатьтә, укучылар.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/vypuskniki-gimnazii-gmenzelinsk-proshli-po-krasnoy-kovrovoy-dorozhke

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International