Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү елга бер тапкырдан да ешрак үткәрелми һәм кимендә өч елга бер тапкыр уздырыла. 2020 елда Минзәлә муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге учреждениеләре тарафыннан зур эш башкарылды. Халык арасында сораштыру үткәрелде, аның максаты - гомуми белем бирү, мәктәпкәчә, спорт һәм мәдәни-ял учреждениеләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү һәм шуның белән бергә халык фикерен ачыклау иде.

Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү түбәндәге гомуми критерийлар буенча хезмәт күрсәтү шартларын бәяләүне күздә тота:

  • социаль хезмәт күрсәтүне оештыру турында мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем ала алырлык булуы;
  • социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары уңайлыгы һәм аларны алу мөмкинлеге;
  • социаль хезмәт күрсәтүне көтү вакыты;
  • социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләренең ихтирамлылыгы, әдәплелек, компетентлыгы;
  • хезмәт күрсәтү сыйфатының канәгатьләнерлек булуы.

Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре белән сез http://www.bus.gov.ru сайтында (дәүләт оешмалары һәм аларның эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштыру өчен портал) таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International