Якташыбыз Ранил Заһриев Иван Поддубный истәлегенә үткәрелгән халыкара ярышларда пьедесталга күтәрелде

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Алдагы елларда ул федераль телеканалдагы тапшыруда катнашты.

Ранил Заһриев-Кадрәк авылыннан танылган көрәшчеләр династиясе вәкиле. Шуңа да карамастан, ул киң җәмәгатьчелеккә батутта сикерүдә ирешкән уңышлары белән күбрәк билгеле булды. Ул беренче каналны "Лучше всех"тапшыруында катнашып, федераль аудитория алдында да үз осталыгын күрсәтте. Ә хәзер көрәш белән шөгыльләнә башладым һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы чыгыш ясыйм. Күптән түгел узган Иван Поддубный истәлегенә үткәрелгән халыкара ярышларда Мәскәүдә 30 кг. га кадәр авырлык категориясендә 3 нче урынны алды, моңа кадәр 4 майда республика ярышларында Урыссуда 29 кг. га кадәр авырлык категориясендә 1 нче урынны алды.

 - Без батутта сикерүдән туктадык,хәзер ел ярымга якын көрәшкә йөрибез, - дип хәбәр итә Ранилнең әтисе, көрәш буенча мастер Ирек Заһриев. - Ранил Радик Вәлинуровта шөгыльләнә, мин үзем дә аның белән шөгыльләнәм.  

Ранилгә 12 яшь, ул Яр Чаллыда яши, мәктәптә уңышлы укый. Хәзер, тиздән каникуллар башланса да, Сабантуйларда, ярышларда катнашырга әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International