Бүген, 21 май көнне, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 100 ел тулуга багышланган «Изге Болгар җыены» узды. Чара «Бөек Болгар»музей-тыюлыгы территориясендә узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары, Идел буе Болгары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү буенча федераль оештыру комитеты секретаре Ольга Ярилова, бөтен илдән мөфтиләр һәм имамнар катнашты. Моннан тыш, әлеге чарага 76 дәүләт делегациясе дә кушылды. Болгардагы төп бәйрәм чарасында барлыгы 20 меңнән артык кеше катнашты.
Бәйрәм чарасында 82 кешедән торган Минзәлә районы делегациясе дә катнашты.
Бу урын һаман да Идел буе татарларының ата-бабалары эзләрен саклый, шуңа күрә милли изге урын дип санала. Бирегә мөселманнар күпләп җыела.
Болгар- Зөя, Биләр һәм Раиф монастыре белән беррәттән, Татарстанның төп истәлекле урыннары булып торалар.
1100 еллыгын бәйрәм итү Дөнья кубогына көрәш ярышлары, концерт программасы, «Илаһи моң» конкурсы лауреатлары һәм иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итте. Анда "Хузур" нәшрият йорты, "Хәләл" стандарты комитеты, "хаҗ" ТР Диния нәзарәте, "ТР вакыфы" фонды һәм Татарстан мөселман уку йортлары эшчәнлеге тәкъдим ителгән иде.
