4 июньдә Калморзада егетләр арасында көрәш буенча районара турнир узачак

2022 елның 21 мае, шимбә

Быел Калморза авылында Авыл көне 4 июньдә узачак.

Бәйрәм 13 сәгатьтә башлана. Оештыручылар бәйрәм программасына зур яңалык керттеләр-өч авырлык категориясендә 2009 елдан соң туган биш район яшүсмерләре ярышачак. Бүләкләр дә саллы булачак. Өлкәннәр арасында көрәшкә "Калморза" хуҗалыгы хезмәтчәннәре генә юл куелачак, диләр.

Махасим Вәлиев, оештыру комитеты әгъзасы:

- Әлбәттә, бу көнне ат чабышлары да, башка уеннар да булачак.Әмма без көрәшкә яңа төсмер бирергә тырыштык. Малайлар мәйданнан тәкәләр белән чыксалар, егетләр арасында көрәш белән шөгыльләнергә теләүчеләр күбрәк булыр, мөгаен.

Район халкын бәйрәмгә чакырабыз.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/4-iyunya-v-kalmurzino-proydet-mezhrayonnyy-turnir-po-borbe-sredi-yunoshey

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International