Июнь аенда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында Минзәлә районының Юртово поселогында модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзелеше старт ала.
Барлык бүлмәләр дә Санпин таләпләренә туры китереп җиһазландырылачак.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы чаралары "Сәламәтлек саклау"илкүләм проекты бурычларына туры килә. Проект эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем-китем күрсәткечләрен киметүне, барлык гражданнарны профилактик медицина тикшерүләре белән тәэмин итүне күздә тота.