.
Атна саен район башлыгы җаваплы затлар һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашында шәһәрнең төзелеш объектларына бара. Булачак музыка мәктәбендә булганда, Айдар Сәлахов җитәкчеләргә һәм җаваплы кешеләргә территорияне төзекләндерү, бинаның эчке һәм тышкы бизәлешенә зур игътибар бирергә, койма һәм керү төркеме мәсьәләсен эшләргә, локаль видеокүзәтү системасын уйларга кушты. Анда эшләр тулы куәтенә бара. Төзүчеләр бер үк вакытта бинаның эчендә дә, тышкы якта да эшләр алып баралар. Изыскательләр ур., 2/1, 2/2, 2/3, 2/3аЖ, Ленин ур., 75, Кадомцевлар ур., 58, Юртау бистәсе, Солнечная ур., 4, 6 йорт ишегалларында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Төзелеш белән танышу барышында яңгыраган барлык проблемалар һәм мәсьәләләр эшкә алынды.