Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 16396 гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән. Район буенча 11793 гектарда борчак – 923, солы - 64, сабан бодае 3528 гектарда чәчелгән. Техник культуралардан 4800 гектарда рапс чәчелде. «Август» компаниясенең «Минзәлә " ОСП 3800 гектарда рапс чәчте һәм планны 62,9 процентка үтәде. "Калморза" хуҗалыклары 800 гектарда рапс чәчте. «Мензелинские зори» агрофирмасының «Кадрәк» җитештерү комплексы игенчеләре - 1596, «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе 210 гектарда көнбагыш чәчтеләр. Берьеллык үләннәр чәчәләр. 366 гектарда «Калморза» хуҗалыгы, 240 гектарда «Заиковский» хуҗалыгы планны 100 процентка үтәгән. 10 майда 5 миллиметр явым - төшем, 11 майда-3,5 миллиметр. Май башыннан бирле барлыгы 26,5 миллиметр явым-төшем булды. Ә апрель аенда барлыгы 56 миллиметр явым-төшем булды.