Минзәлә районы авыл җирлекләрендә тантаналы митинглар, ветераннарны хөрмәтләү, бәйрәм концертлары, «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясе, Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган буыннар очрашуы узды.
Район җитәкчелеге, оешма һәм предприятие җитәкчеләре бәйрәм чараларында катнаштылар, ветераннарны, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен, авыл халкын Бөек бәйрәм-Җиңү көне белән котладылар.
Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.