Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып котладылар.
Ветераннар өчен котлау алдан ук видео форматында әзерләнгән иде. Балалар сугыш турында шигырьләр укыдылар, сугыш турында җырлар җырладылар һәм видеоролик карадылар. Белгечләр ветераннарга видео-котлау күрсәттеләр, открыткалар, Георгий тасмалары тапшырдылар һәм аларга нык сәламәтлек теләделәр.
