Район хуҗалыкларында 15715 гектарда көзге культуралар, 4881 гектарда күпьеллык үләннәр, 1189 гектарда уҗым культураларын, 5912 гектарда күпьеллык үләннәрне тырмалау үткәрелде, 52210 гектарда дым саклау башкарылды
Район буенча арпа-5998, борчак - 823, солы - 64, сабан бодае 1110 гектарда чәчелгән. "Мензелинские зори" агрофирмасы 594 гектарда шикәр чөгендере чәчте. Иртә сабан культураларын чәчүне көн саен арттырырга кирәк, чөнки җилле һава торышы урнашты. Кояшлы көннәрдә туфрактан дым бер гектарга 180 тонна исәбеннән парлана. Арпаны "Илнур" КФХ, "Салихов" КФХ," Кишев" КФХ," Полянка"КФХ игенчеләре дә чәчә. "Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе хезмәтчәннәре 56 гектарда көнбагыш чәчтеләр. "Калморза" хуҗалыгы хезмәтчәннәре арпа чәчүне (1198 гектарда) төгәлләделәр, бу хуҗалык 100 гектарда чәчте. Район кырларында 98 агрегат эшли.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskim-khleborobam-neobkhodimo-uvelichit-tempy-seva