Язгы кыр эшләрендә "Калморза"хуҗалыгы игенчеләре алда бара. Алар күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыруны, дым саклауны төгәлләделәр.
Бу хуҗалык 800 гектарда арпа, 423 гектарда борчак чәчкән һәм 1223 гектарда иртә сабан культуралары чәчкән.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында көзге культуралар-15 046 гектар, күпьеллык үләннәр 4881 гектар мәйданда тукландырылды. Язгы чәчү өчен 6704 тонна орлык инкрустацияләнгән. "Мензелинские зори" агрофирмасы игенчеләре 116 гектарда арпа чәчтеләр. КФХлар арасында "Илнур" КФХ механизаторлары алда бара, биредә 115 гектарда арпа чәчкәннәр.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/vesenniy-trud-menzelintsev-okupitsya-osenyu-na-zernotokakh