Бүген 2нче урта мәктәп ЭКОактивистлары "Кучканка" буасында "Чиста яр"акциясе үткәрделәр. Активистлар тарафыннан Буа янында калдырылган чүп-чар җыелды. Акциядә катнашучыларның эш нәтиҗәсе буларак, буаның чиста яры булды. Укучылар вакытны файдалы итеп үткәрделәр, эш канәгатьлек алып килде. Шимбә өмәсе бездә үз шәһәребезне һәм аның тирә-ягын яратучы кешеләр яшәвен күрсәтте. Барысының да Кучканы чиста күрәсе килә. Безнең һәркайсыбыз сулык ярында санитар тәртип урнаштыру һәм саклау өчен кулдан килгәнчә өлеш кертергә тиеш, чөнки бу безнең мәнфәгатебездә һәм безнең көчебездә, әйләнә-тирәбезне сакларга кирәк. Тик кызганычка каршы, активистлар көче белән бөтен чүп-чарны җыештырып булмый. Чокыр чүп-чар белән тулган, аларны бирегә башка урыннардан алып килеп ташлыйлар. Эш алга таба да дәвам итәчәк.


