Минзәләлеләрне "Ветеранга открытка"конкурсында катнашырга чакыралар

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр! «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында 21 марттан 12 майга кадәр «Ветеранга Открытка»конкурсы үткәрелә.

Конкурста 1-4 һәм 5-8 сыйныф укучылары катнаша ала. Моның өчен «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү» дигән темага конкурс эшен, ата-аналарның электрон почтага гариза һәм ризалыгын җибәрергә кирәк. Sovet.Goroda@tatar.ru яки Минзәлә ш., Социалистик ур., 65 А й. адресы буенча 2022 елның 25 апреленә кадәр алып килергә кирәк.

Конкурс нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин

Кушымта

"Ветеранга Открытка»конкурсында катнашырга чакырабыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International