17 апрельдә Халыклар дуслыгы йорты исеменнән Минзәлә мәчетендә чираттагы ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтар мәҗлесен үткәрүгә Минзәлә халкы Айрат Габдрахманов һәм Лира ханым да үз өлешләрен керттеләр.
Рамил хәзрәт Садыйков, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе:
- Безнең ифтарны кыю рәвештә халыкара, милләтара дип атарга була. Күп кенә татарлар булса да, безнең арада үзбәкләр, таҗиклар, кыргызлар да бар. Алар да ифтарлар үткәрәләр. Яр Чаллы шәһәре Ак мәчетенең Рус-алман тамырлары булган Анатолий Шилне аерым атап үтәсем килә. Илһам тумышы белән күрше Мөслимдә булса, Арслан һәм Рамазан-башкортлар. Дүшәмбе ифтар мәҗлесен әзербайҗаннар үткәрәчәк.Шулай итеп, без, төрле милләт вәкилләре, Аллага шөкер, бер өстәл артына җыелып, шундый матур бәйрәм үткәрә алдык.

