Мәдәният хезмәткәрләре район территориясендә яшәүче халыкларның традицияләрен күрсәттеләр.
Минзәлә районының милли-мәдәни берләшмәләре ТНВ каналында “Кәмит Җәвит “ популяр тапшыруын төшерүдә катнашты.
Гөлчәчәк Габдрахманова, район мәдәният йорты директоры:
- "Кәмит Җәвит" тапшыруын төшерүдә районның 3 милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре һәм Минзәләдәге Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Рузил Миңнеханов катнашты. Тауасты Байлар авылыннан "Нур" халык театры җитәкчесе Мөслимә Гайниева, Тауасты Тәкермән авыл клубы мөдире Гөлназ Гәрәева, Исәнгол авыл клубы мөдире Азия Вәгыйзова, район мәдәният сараеның әйдәп баручы методисты Фирәзия Сафиуллина, керәшен милли-мәдәни берләшмәсе - Түбән Ушады авыл клубы мөдире Наталья Чепкасова һәм аның ире, районның танылган баянчы Асаф Шиһапов, Мари милли-мәдәни берләшмәсе - Калтак авыл клубы мөдире Ильмира Асманова һәм Владимир Абдулгәрәев тәшкил итә. Яраткан тапшыруыбызны төшерүдә делегация безнең район территориясендә яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен күрсәтте.
Тапшыру эфирга 1 майга якын чыгачак дип көтелә.