Минзәләдә шәһәрнең урта махсус уку йортлары арасында КВН уены узды

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Уенда өч команда катнашты:"Экстренный вызов"медицина училищесы, "Здравствуйте" педагогика көллияте, "Колхозники"авыл хуҗалыгы техникумы.

Шунысын да билгеләп үтергә кирәк, Шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарын үткәрү яхшы традициягә әверелде. Уенны ачып, алып баручы Фаяз Хизбуллин командаларга кызыклы уен һәм уңышлар теләде. КВНчылар дүрт "Визитка", "Разминка", "Йолдыз белән стэм", "музыкаль өй биреме"конкурсларында шаярта белүләрен күрсәттеләр. Уен күңелле, җанлы һәм кызыклы үтте. Барлык командалар да кызыклы сценкалар, мәзәк миниатюралар, актерлык осталыгы күрсәттеләр. Нәтиҗәләр буенча беренче урынны педагогика көллияте командасы яулады, икенче урында - авыл хуҗалыгы техникумы, өченче урында - медицина училищесы командасы.

http://http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-proshla-igra-kvn-sredi-ssuzov-goroda14042022

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International