Минзәлә шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны ВЛАДИМИРОВА ТАТЬЯНА ЕГОРОВНА 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Татьяна Егоровна 1932 елның 12 апрелендә Минзәлә шәһәрендә туа. Аның балачагы Югары Юшады авылында үткән. 10 елдан колхозда, плугарь булып эшли, 14 елдан сыер савучы булып эшли. 1958 елда Кемерово өлкәсенә Прокопьевск шәһәренә эшкә китә. 1971 елда туган ягына кайта. Минзәлә шәһәрендә лаеклы ялга чыкканчы плепредприятиедә үгезче булып эшләгән.
Татьяна Егоровнаның Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары күп. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Әбинең 1 кызы, 1 оныгы бар.
Хөрмәтле Татьяна Егоровна!
Туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.
