Минзәлә районы оешмаларының хатын-кызлар командалары волейбол буенча ярыштылар

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

"Нефтяник" спорт залында Минзәлә районы оешмаларының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.

Командалар 2 төркемгә бүлеште: "А" төркеме - шәһәр оешмалары, "Б" төркеме - көчле әзерлекле командалар.

Һөҗүмдә дә, саклауда да үз гамәлләрен координацияли белгән бердәм һәм дус командалар иң яхшы нәтиҗәгә ирештеләр.
"А" төркемендә урыннар шулай бүленде:
1. Мәгариф бүлеге;
2. Администрация;
3. Интернат-мәктәп.
"Б" төркемендә:
1. Педагогика көллияте;
2. Олимп;
3. ДЮСШ юбилей.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/zhenskie-komandy-organizatsiy-menzelinskogo-rayona-sorevnovalis-po-voleybolu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International