Чараны уздыру мәйданчыгы итеп 1 нче урта мәктәп торды.
"Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне».
Чараның формальлегенә карамастан, аны үткәрү өчен барлык шартлар да тайпылышсыз тәртиптә үтәлгән. 1 нче урта мәктәп медицина хезмәткәре Чулпан Хаҗиева температураны үлчәде, катнашучыларның куллары антисептик белән эшкәртелде. Металл детектор аша узу оештырылды, имтиханга килүчеләрнең паспортлары да тикшерелде. Аудиториядә видеокүзәтү оештырылган. Районда БДИның муниципаль координаторы Әлфия Солтанова билгеләп үткәнчә, ата-аналар балаларын имтиханда нәрсә көтүе турында төгәл күзалласын өчен, барлык шартлар да чынбарлыкка тәңгәл.
Быел БДИ тапшыру өчен фән буларак, ата-аналар тарафыннан математика фәннәре патшабикәсе сайланды.
Оештыручылар аудиториядә – КШИ башлангыч сыйныфлар укытучысы Чулпан Рахманова, 2 нче урта мәктәпнең татар теле укытучысы Чулпан Рәхмәтуллина катнашучыларны аудиториягә алып барганнан соң, парталар артына утырттылар, ата-аналар биремнәрне хәл итүгә керештеләр.
Имтихан биремнәрен хәл итүнең дөреслеген 11 нче сыйныфларда математика укытучылары тикшерде-2 нче мәктәптән математика укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ботова, 1 нче мәктәптән Екатерина Махасимова, гимназиядән Нина Бочкарева.
Биремнәр дә база математикасы буенча булса да, алар әти-әниләре өчен авыр булып чыкты.