Татарстанда Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне 2022 елның 25 мартында узачак

2022 елның 22 марты, сишәмбе

2022 елның 25 мартында «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне үткәрелә.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чараны ерак форматта (телефон элемтәсе аша гражданнарга консультация бирү) үткәрү планлаштырыла, республика районнарында һәм шәһәрләрендә эш көне дәвамында 8:00 дән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 дән 16:30 сәгатькә кадәр), консультантларның сменалы составы белән төшке ашка тәнәфессез үткәрү планлаштырыла.

Казан шәһәрендә түләүсез юридик ярдәмне телефон номерлары буенча алырга мөмкин:

- 8-800-201-16-00;

-  WhatsApp: 8 (987) 205-00-63;

- (843) 238-10-00.

http://http://menzela.ru/news/obshchestvo/v-tatarstane-vserossiyskiy-den-okazaniya-besplatnoy-yuridicheskoy-pomoshchi-naseleniyu-proydet-25-marta-2022-goda

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International