Бәйрәм " Минзәлә "газетасының 105 еллыгы һәм Минзәлә үзәк китапханәсенең 125 еллыгы уңаеннан узды
"Сибелә чәчәк" әдәби берләшмәсе әгъзалары Бөтендөнья Шигърият көнендә әдәби салон формасында үткәрделәр. Бу хакта «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы каршындагы "Сибелә чәчәк" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Надежда Пучкова хәбәр итте.
Берләшмә төзелүгә 30 ел тулды. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Минзәлә районы һәм Минзәлә шәһәре шагыйрьләренең шигырьләрен, җырларын тыңладылар, "Сибелә чәчәк"нең бай тарихы белән таныштылар. Бәйрәм " Минзәлә "газетасының 105 еллыгы һәм Минзәлә үзәк район хастаханәсенең 125 еллыгы уңаеннан узды.