ТКХ хезмәткәрләре көне белән котлау!

2022 елның 20 марты, якшәмбе

Хөрмәтле халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез белән котлауларны кабул итегез!

Көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм коммуналь сектор округның тормыш-көнкүрешен тәэмин итүнең иң мөһим өлкәләре исәбенә керә. Әлеге тармак хезмәтчәннәренең осталыгы, намуслы хезмәте нәтиҗәсендә йортларга җылылык һәм уңайлылык килә, территорияләр төзекләндерелә, халык кирәкле көнкүреш хезмәтләренең бөтен спектрын ала.

Авыр һәм халык өчен әһәмиятле булган хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең тәҗрибәгез, югары һөнәри осталыгыгыз һәм фидакарьлегегез һәрвакыт шәһәр һәм районда яшәү өчен тагын да уңайлырак шартлар булдыруга юнәлтелер дип ышанам.

Ныклы сәламәтлек, иминлек, көч һәм энергия телибез! Сезгә уңышлар юлдаш булсын, ә эш сезгә шатлык, канәгатьлек һәм яңа уңышлар алып килсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International