Каран-Азик авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны СОФЬЯННИКОВА ЛЮБА ГАВРИЛОВНА 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Любовь Гавриловна 1932 елның 19 мартында Минзәлә районының Каран-Азик авылында туа.
Сугыш вакытында һәм аннан соң төрле эшче булып эшли, урман кисәләр. Лаеклы ялга «Урожайный»совхозыннан чыкты.
Любовь Гавриловнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Ире белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Әбинең 1 оныгы, 3 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Любовь Гавриловна!
Туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.