Район халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырыла.
Илшат Вәгыйзов, "Минзәлә-информ"
Венера Гыйззәтуллина, Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы:
- Бүген бездә социаль учреждениеләр: "Тургай" социаль приюты, "Умырзая" тернәкләндерү үзәге, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты үз вакансияләрен тәкъдим итә. Эш эзләүчеләргә бухгалтер, тәрбияче, машина йөртүче, социаль педагог, медицина хезмәткәре һәм башкалар кебек вакансияләр тәкъдим ителә.