Дәүләт Думасы депутатларының төбәк атнасы башланды.
Бу атна кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина "Изыскатель" сәүдә-җитештерү фирмасы " ҖЧҖтә булды. Ул предприятиенең эше һәм проблемалары белән танышты, директор Александр Ливанов белән аралашты. Депутат үзенең визиты барышында билгеләп үтте:
-Бездә чын-чынлап конкуренциягә сәләтле икътисад формалаштыру өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Моның өчен ачыла торган мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк, – диде ул бизнеска ярдәм итәчәк законнар турында сөйләде.