КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү
Аналитик һәм фаразланган мәгълүмат «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Сетевая компания»АҖдән кергән белешмәләр нигезендә төзелде.
Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренеш
2022 елның 10 мартында 0 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренеш интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 10 мартында төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасы -26 градуска кадәр төшәр дип көтелә.
2022 елның 10 мартына кадәр
9 март 18 сәгатьтән 10 март 18 сәгатькә кадәр
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -16..-18, аязган вакытта -21.
Көндез максималь һава температурасы -9..-11˚.
Юлларда бозлавык.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -16..-20, аязган вакытта -24.
Көндез максималь һава температурасы -8..-11˚.
Юлларда бозлавык.
Көнбатыш Кама буенча:
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -16..-19, аязган вакытта -23.
Көндез максималь һава температурасы -8..-11˚.
Юлларда бозлавык.
Көнчыгыш Кама буенча:
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән бераз кар.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -16..-21, аязган вакытта -26.
Көндез максималь һава температурасы -6..-10˚.
Юлларда бозлавык.