Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
Консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 10 мартында төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасы -26 градуска кадәр төшәр дип көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Салкын тидермәс өчен, урамга чыкмаска, балалар, йорт хайваннары урамда озак тормаска һәм еракка йөрүдән тыелырга кирәк.
Фото архивтан.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек дәверендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.