"Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә Сәламәтлек көне уздырылды

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

"Олимпиец" спорт-сәламәтләндерү лагере территориясендә "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Сәламәтлек көне оештырдылар. Аның максаты-балаларны, хезмәт алучылар, Берләшкән спорт уеннарына җәлеп итү иде.

Адаптив физкультура буенча инструктор Илнар Хөсайнов һәм социаль эш буенча белгеч Эльмира Шәрипова җитәкчелегендә социаль-медицина реабилитациясе бүлеге белгечләре «FIT 5», «Юнифайд –спорт»программалары буенча кызыклы биремнәр әзерләделәр. Командаларда катнашучыларга бер ярыш мәйданыннан икенчесенә маршрут битләре буенча хәрәкәт итәргә кирәк иде. Балалар ярышларда актив катнаштылар. Алар чаңгыда йөри, кар чаналарында йөгерә белүләрен, шулай ук алканы капкага тиз генә кертә белүләрен бик теләп күрсәттеләр.

-Мондый төрдәге чаралар күңелле хисләр бүләк итә, энергия өсти, коллективны берләштерә, үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора, - дип уртаклашты үзәк директоры Елена Сысоева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International