Хөрмәтле Минзәлә районы халкы!
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелдән иң матур яз бәйрәме — 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Хатын-кыз һәрвакытта да игелек, наз һәм сизгерлек үрнәге,гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклый. Бүген хәзерге хатын-кыз тормышында күп нәрсә үзгәрде. Алар һөнәрләрендә, бизнеста, сәясәттә, җәмәгать тормышында зур уңышларга ирешәләр, үзләренең иң яхшы әхлакый һәм рухи сыйфатларын күрсәтәләр. Шул ук вакытта йорт, гаилә, балалар һәр кеше тормышында элеккечә төп булып кала. Һәм болар барысы да сезгә, кадерле хатын-кызларыбыз!
Чын күңелдән сезгә бәхет, сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим! Һәр көн мәхәббәт, шатлык, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның җылысы белән тулып торсын!
Муниципаль район башлыгы Айдар Салахов.